+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
9 Августа 2022, 10:18

Исерек водитель җәяүлене бәрдергән...

Нәтиҗәдә, 80 яшьлек карчык авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән, ә 22 яшьлек водитель авария урыныннан качмакчы булган.

Исерек водитель җәяүлене бәрдергән...Исерек водитель җәяүлене бәрдергән...
Исерек водитель җәяүлене бәрдергән...
22 яшьлек егет "ВАЗ-21112" машинасында 80 яшьлек пенсионер хатынны бәрдергән. Авариядә җәяүленең дә гаебе бар: ул юл аша кагыйдәләрне үтәмичә кисеп чыккан.

Шуннан соң егет авария урыныннан качарга омтыла. Аны оператив рәвештә тоткарлыйлар. Руль артындагы шоферның исерек булуы ачыкланган.

Зыян күргән ханымны дәваханәгә салганнар. Әлеге вакытта авариянең хәл-шартларын ЮХХДИ инспекторлары ачыклый.

Фото: bash.news сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас