

Республиканың хокук сакчылары 2001 елда булган җинаятьне ачты. Анда Сибайда 11 яшьлек малай югалган иде. 2017 елда шунда яшәүче кеше урманда кеше сөлдәләре таба. Тикшерү бу малайның калдыклары булуын ачыклый.
Әлеге хәл буенча 53 яшьлек хатын - малайның әнисе гаепләнә. Хатынның ире аңа ярдәм итүе билгеле.
Билгеле булуынча, ир үги улын яратмаган. Шул ук вакытта гаиләдә ир белән хатынның уртак балалары да туган. Шуңа да ир хатынын малайны үтерергә үгетләгән.
Ана белән малай урманга велисипедка утырып чыгып китә. Янәсе, алар миллек хәзерләргә була. Анда хатын улын халат билбавы белән буып үтерә. Аны хатынга ире биргән була. Хатын өйгә кайткач, ире аңа көрәк тоттырып, мәетне җирләргә кире урманга җибәрә.
Хатын үз гаебен таныган. Ире гаепләүдән баш тарта.