

Уфа районының Нагаево бистәсендә исерек шофер яшүсмерне бәрдерә һәм авария урыныннан качып китә. 15 яшьлек малай бик күп тән җәрәхәтләре ала.
- Ул минем улымны аяктан башына кадәр җәрәхәтләде. Балам профессиональ рәвештә йөзү белән шөгыльләнә, беркайчан да травма алганы булмады. Ә хәзер ул ике көн реанимациядә, аның бөтен гәүдәсе сынгаланган. Бүлекчәдә безгә машина йөртүче - полиция хезмәткәре, диделәр. Мин аны яклап калуларыннан куркам, - ди малайның әнисе.
Авария сәбәпчесе, чыннан да, Русия Эчке эшләр министрлыгы Уфа шәһәре буенча идарәсенең 7нче полиция бүлеге хезмәткәре булып тора. Ул ялда, шәхси автомобилендә була. Малайның әнисе сүзләренә караганда, аның фамилиясе - Морозов , әмма, Русия автостраховщиклар берлеге мәгълүматларына караганда, машина башка кешегә рәсмиләштерелгән.
- Шофер тоткарланды. Полиция генерал-лейтенанты Роман Деев тарафыннан хезмәт тикшерүе билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча хезмәткәр эчке эшләр органнарыннан азат ителәчәк, - диләр төбәкнең Эчке эшләр министрлыгында.
Җәза моның белән генә чикләнмәс, дигән ышанычта калыйк.