Әлбәттә, юл хәвефсезлеге – бик күп детальләрдән торган комплекслы мәсьәлә. Әйе, юлларны барлык таләпләргә ярашлы: сыйфатлы асфальт, юл билгеләре, видеокүзәтү камералары куеп һәм башкалар белән төзекләндерергә кирәк. Автотранспорт чараларының техник торышын, водительләр әзерләүне контрольгә алырга, юл хәрәкәтен җайларга... Бер карасаң, боларның барысы да эшләнә кебек. Димәк, проблема бөтенләй башка нәрсәдә.
Искә алсак, кеше гомерләрен алып киткән байтак юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе – чокырлы юллар да, җил-буранлы һава торышы, бозлавык һәм томан да түгел, ә кеше факторы: гади генә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, тизлекне арттыру, эчкән килеш руль артына утыру, игътибарсызлык... Әнә бит М-5 трассасындагы юл-транспорт вакыйгасында берьюлы 6 кешенең гомере өзелде. Автобус алдан юл билгеләре сызып китеп баручы “КамАЗ” машинасына барып менгән. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренүенчә, водитель бу вакытта телефоннан сөйләшеп барган.
Аңламассың инде: юлларда видеокамералар да адым саен, ЮХХДИ хезмәткәрләрен дә еш очратырга туры килә. Ләкин һәлакәтләр саны артканнан-арта гына. Әлеге соңгы ике атнадагы коточкыч вакыйгалардан соң республика юлларында пассажир автобуслары водительләрен тикшерү башланды. Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, аварияләрне киметү максатында Уфа – Яңавыл, Уфа – Инҗәр – Белорет, Уфа – Чишмә – Кыргыз-Миякә юлларында рейд чаралары оештырыла. ЮХХДИ экипажлары водительләрне М-7, М-5 һәм Уфа – Ырынбур трассаларында да туктатачак. Махсус операция өч атна дәвам итәчәк. ЮХХДИнең Кырмыскалы районы буенча бүлекчәсе инспекторлары белән бергә шундый рейдта үземә дә катнашырга туры килде.
Уфа – Ырынбур автоюлында, иртәнге сәгать 8 булуга карамастан, җанлылык хакимлек итә. Дүшәмбе булгангамы, Уфа ягына транспорт чаралары агымы аеруча күп кебек тоелды. Әлеге операция дә автобуслар хәрәкәте күп булган вакытта иртәнге 6дан 10га кадәр дәвам итте.
Уфа – Ырынбур автоюлының 39нчы километрында Уфа, Стәрлетамак, Кырмыскалы районнары экипажлары – ЮХХДИнең юл-пост хезмәте аерым батальоннары барлык автобуслар һәм кешеләр ташу белән шөгыльләнүче “Ларгус” автомобильләрен туктатып тикшерә. Ул водительнең документларын барлаудан башлана. Шул ук вакытта инспекторлар транспорт чараларының техник торышын, техниканың тахограф, аптечка, огнетушитель белән җиһазландырылуын һәм водительләрнең билгеләнгән ял тәртибен үтәвен тикшерә. Автобуслардагы пассажирлар саны да исәпкә алына.
Менә Кырмыскалы районы территориясендә дә берничә сәгать эчендә йөзләгән пассажир автобусы һәм “Ларгус” туктатылды, административ хокук бозулар турында 6 беркетмә төзелде. Шулай, “Ларгус”ка идарә итүче үзенең гаебен таныды һәм моны тиз арада бетерергә вәгъдә бирде. Аның автомобиле газга көйләнгән, ә махсус документлары юк. Кешеләр ташу белән шөгыльләнгәндә хәвефсезлек тәү чиратта булырга тиеш. Ә әлегә аңа 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.
Шулай ук туктатылган автобусларда да әллә ни зур җитешсезлекләр ачыкланмады. Байтак водительләрнең иңендә зур тәҗрибә ятуы һәм пассажирлар ташу белән беренче ел гына шөгыльләнмәүләре күренеп тора. Мәсәлән, “Стәрлетамак – Уфа” маршрутында барысы да тәртиптә. Документларны карап чыкканнан соң инспекторлар салонга үтте. Пассажирлар хәвефсезлек каешлары белән эләктерелгән, күренгән урында гына — огнетушитель, ә аптечканы водительдән сорап алырга кирәк, анысы да берәү генә түгел, ә икәү.
Салондагы пассажирлар өчен тулысынча водитель җавап бирә. Кемдер кисәтүдән соң да водительнең сүзен игътибарга алмыйча хәвефсезлек каешын эләктермәгән икән, җаваплылык барыбер водительгә ята. Димәк, административ хокук бозу өчен штрафны да аңа туләргә туры киләчәк. Менә Салават шәһәреннән Уфага юлланган автобуста да нәкъ шундый күңелсез хәл килеп чыкты.
ЮХХДИнең Кырмыскалы районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Рәхманкулов билгеләвенчә, әлеге чараның төп максаты – пассажир транспортында һәлакәтләрне киметү, автобус водительләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү һәм булдырмау.
— Водительләр дә, пассажирлар да, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен төгәл үтәсә, бер-берсенә ихтирамлы һәм игътибарлы булса, аварияләр дә, югалтулар да бу кадәр булмас иде, — ди Ринат Раил улы, юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Руль артына утыручылар үзләре генә түгел, башкаларның гомере өчен дә җаваплы булуын онытмасын иде. Юл хаталарны гафу итми!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.