

Аңа карата, ким дигәндә, җинаятьчел төркем оештыру һәм ришвәт алу фактлары буенча ике җинаять эше тикшерелә. «Башинформ» агентлыгына үз чыганагыннан аны тоткарлый алулары билгеле булды. Кайда һәм нинди шартларда - әлегә билгеле түгел.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Прокуратура хезмәткәрләре элекке юл полициясе хезмәткәренең коррупция гамәлләрен ачыклаган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре аның гомум мәйданы 700 квадрат метрдан артык булган өч офис бүлмәсен, бер фатирны, элиталы коттедж бистәсендәге җир участогы булган йортны, ике автомобильне сатып алган табышларын ачыклый алмаган. Аның, шулай ук, 40 миллион сум акчасы, ике коммерцияле бина, торак булмаган корылманың өлеше, яңа төзелештәге бер фатир, ике "внедорожнигы" һәм 60 мең доллар акчасы булуы ачыкланган. Республика Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, хәзер бу милек Башкортстан Югары суды карары белән дәүләт мәнфәгатендә файдаланыла.
Илдус Шәйбәковка карата җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, әлеге бүлекчәнең биш хезмәткәрен шулай ук коррупцион гамәлләре буенча кулга алганнар. Аларны оператив киңәшмәдән үк алып чыгып киткәннәр.