+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 август 2022, 12:25

Сөйгәнен ваннада батырган

Уналты яшьлек кызның җанын кыйгач, җаһил сигез ел иректә йөргән.

Сөйгәнен ваннада батырган
Сөйгәнен ваннада батырган

Уфада суд «Кеше үтерү» мәддәсе буенча 30 яшьлек кешегә хөкем карары чыгарды. Төбәк Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2014 елның августында хокук саклау органнарына Машина төзүчеләр урамындагы йортта урнашкан фатирның ванна бүлмәсендә 16 яшьлек кызның үлүе турында хәбәр килгән. Барысы да аны үтерүләре турында белдергән. Мәетне шәһәрдә әти-әнисе булмаган вакытта кызны кунакка чакырган егет табып ала.

Егет иртән өйдән чыгып китеп, кайткач фатирга керә алмагач, балкон аша кереп, кызның мәетен табып алуын әйтә. Күршеләре һәм танышлары аның күрсәтмәләрен раслый.

«2021 елда тикшерүчеләр һәм криминалистлар тарафыннан җинаять эше материаллары кабат өйрәнелде, зыян күрүченең һәм аның дусларының телефон элемтәләрен детальләштерү анализланды, аларның туганнары һәм танышлары кабат сораштырылды, нәтиҗәдә, яшь кешенең алибиен кире каккан һәм аны сөйгәнен үтерүнә шаһитлар билгеләнде. Җыелган дәлилләр белдерелгәннән соң, ул үз гаебен таный, әмма соңыннан гаепне кире кага», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

Шул ук вакытта тикшерү ачыклаганча, 2014 елның 9 августында хөкем ителүченең өенә наркотик исерек хәлдә кайтуы, шуңа бәйле рәвештә пар арасында ызгыш булуы ачыкланган. Конфликт вакытында егет зыян күрүченең башын ваннага батырган һәм үлгәнче шулай тотып торган. Җинаять кылганнан соң, ул фатирны ябып, күршеләреннән ярдәм сорый башлый, кыз өенә кертми һәм җавап бирми, янәсе, кул астындагы чаралар белән йозакны ачарга маташуын аңлата, ә соңыннан фатирга күршеләр балконы аша керә.

Суд аны катгый режимлы холык төзәтү колониясенә 9 ел 10 айга хөкем иткән, шулай ук зыян күрүченең туганнары файдасына әхлакый зыянны компенсацияләү сыйфатында 1 миллион сум акча түләтәчәк, дип хәбәр иттеләр республика Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: