-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
24 август 2022, 08:51

Акланырга бер гомерең дә җитмәс

Балаларының анасын 14 тапкыр пычак чәнчеп үтергән ир "үземне якладым", дигән... Белореттагы канкоеш буенча тикшерү бара.

Акланырга бер гомерең дә җитмәс
Акланырга бер гомерең дә җитмәс

31 яшьлек чәчәк кебек гомере өзелгән Динә Махиянованы җир куенына салдылар. Ул көнне үзе яшәгән Белорет халкының гына түгел, ә илдә яшәүче бу вакыйганы ишетеп белгән һәркемнең күңеле елады. Соңрак Интернетта бу фаҗиганең видеоязмасы чыкты. Күпләр аны азагына кадәр карый алмагандыр да. Әти-әнисен, балаларын уйласаң, йөрәк өши. Алар яшәр өчен көч табар дип ышанасы килә. Ә җаһил ире?

Алик Махиянов бу көннәрдә тикшерүчеләрең сорауларына җавап бирә, тикшерү экспериментлары уза. Канкоешка алдан әзерләнеп, гаиләсенең бар булган милкен үз исеменә күчергән ирнең төрмәгә озакка утырасы килми, билгеле. Шуңа башка сыймаслык акланулар уйлап таба.

— Минем машинамда һәрвакыт пычак ята. Бу юлы да үземне яклау өчен пычак алдым, Динәнең кем белән кайтуын белмәдем. Пычак алдым да аның белән сөйләшергә чыктым. Ачуым кайнады, белмим... Аннары машинама утырдым, йөрәгем суга башлады, калтыратты. Полициягә барып, җинаять кылуым турында гариза яздым, – дигән ул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: