Судның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел март башында хөкем ителүче шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә үги әтисе белән ачуланышкан. Ир-егет пычак белән үги әтисенең күкрәгенә кадый.
Җинаять эшен караганда гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный. Гаепләнүче кешене җәзаны гомум режимлы холык төзәтү колониясендә уздыру шарты белән өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
"Хөкем карарын игълан итүгә гаепләнүче килмәде һәм суд карары белән ул 23 августтан эзләүгә игълан ителде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде", - дип хәбәр иттеләр судта.
Фото: bashinform.ru