+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 август 2022, 10:55

Башкортстан полицейскийлары Пермьдә ярты кило наркотик белән тотылган?

Стәрлетамак хокук сакчылары сәер хәлдә калган. Моның өчен 20 елга кадәр төрмә яный. 

Башкортстан полицейскийлары Пермьдә ярты кило наркотик белән тотылган?
Башкортстан полицейскийлары Пермьдә ярты кило наркотик белән тотылган?
Өч лейтенант ярты килограмм мефедрон белән кулга алынган. Урындагы хокук сакчылары Башкортстан полицейскийлары Пермь краена химик наркотиклар сатарга килгән, дип саный. Стәрлетамак егетләре моны кире кага, наркотик сатучыларны эзәрлекләп, оператив эш алып бардык, дип белдерә.

«База» телеграмм-каналы хәбәр иткәнчә, республика полицейскийлары 21 августта Пермьдә ярты кило наркотик белән эләккән. Башкортстан хокук саклаучылары барган джипта наркотик матдәле төргәк табалар. Урындагы полиция егетләрнең төргәкне урманда "закладка"дан алып, Пермь краенда сатарга җыенган, дип раслый.

Тоткарланучылар Пермьдәге коллегаларына наркотиклар салуны ачыкларга булышуларын, ә соңыннан мефедронны алгач, аны урындагы полициягә тапшырырга җыенуларын аңлата. Әмма Башкортстан полицейскийлары наркотик табуларын фотога һәм видеога төшермәгән һәм беркетмә төземәгән. Шуңа күрә Пермьдә алар "закладка"дан алынган наркотикны беркемгә дә бирергә җыенмаган, дип саныйлар.

Хәзер Башкортстан полицейскийлары наркотиклар тараткан өчен җинаять эше фигурантлары була ала – мондый күләмдә яман матдә өчен аларга 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

фото: собкор02.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: