+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 август 2022, 10:03

Колониядә танышканнармы?

Пермьдә ана белән баланың җанын кыючыларнең кем булуы ачыкланган.

Колониядә танышканнармы?
Колониядә танышканнармы?

Ишембайда яшәүче 45 яшьлек Таисия Носова биш яшьлек кызы Анастасия белән Пермьгә кунакка барып, ахирәте белән низагтан соң югалган иде. Алты көн аларны полиция, эзләү отрядлары һәм волонтерлар эзләде. Пермьнән 50 километр ераклыкта урман полосасында югалган кешеләрнең мәетләре табылуы мәгълүм булды.

Үлгән хатынның 49 яшьлек ахирәте Майя һәм аның 40 яшьлек танышын тоткарлаганнар инде. Сорау алу барышында алар үтерүне таный һәм күмелгән урынны күрсәтә. Сәбәбе - хатын-кызлар арасындагы күптәнге каршылыклы мөнәсәбәтләр.

Майяның Лысьва бистәсендә кунак йортын алып, кызы белән ахирәтен чакыруы мәгълүм. Шунда ук аның танышы килгән, бу иргә Майя акча тәкъдим иткән һәм хатын белән баланы үтерергә кушкан. Ир баласының күз алдында әнисен пычак чәнчеп үтергән, аннан баланы буган. Мәетләрне чүп-чар өчен полиэтилен капчыкларга салып, төнлә урманга алып киткәннәр һәм шунда күмгәннәр. Оперативниклар нәкъ менә шунда аларны табып ала да инде.

2010 елда шикләнелүче хатынның зур күләмдә наркотиклар саткан өчен хөкем ителүе мәгълүм. 2020 елда иреккә чыга. Таисия һәм Настяны турыдан-туры үтерүче турында, элек хөкем ителгән 40 яшьлек ир булуынна тыш, берни дә билгеле түгел диярлек.

Кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары Майя белән Таисиянең колониядә танышуы турында яза, тик һәлак булучының туганнары моны расламаган.

Таисия 40 яшендә бала тапкан, ире белән аерылышканнан соң, Настяны берүзе тәрбияләгән. Сабыйның әтисе кызының үлүе турындагы хәбәрне бик авыр кичерә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: