+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 август 2022, 19:25

Юл хәвефсезлеген тәэмин итүче программа әзерләнә

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев "Россия-Башкортостан" телеканалына интервью бирде. Кайбер сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итүче программа әзерләнә
Юл хәвефсезлеген тәэмин итүче программа әзерләнә

- Фотовидеотеркәү камералары аварияләрне ни рәвешле киметергә мөмкин?

- Анализ күрсәткәнчә, фотовидеотеркәү камераларын урнаштыру - машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм хәрәкәт итү режимын үтәргә мәҗбүр итүче нәтиҗәле чараларның берсе. Бу хакта статистика ышанычлы сөйли. Әмма, асылда, бу - бик күпкырлы проблема, һәм аны да комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк.

Шуңа күрә без юл хәрәкәте иминлеген арттыру, аварияләрне киметү буенча ике яки өч еллык программа эшлибез дә инде. Аны эшләүгә Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе хезмәткәрләре һәм башка профильле ведомстволар да катнаша. Биредә барлык ведомстволар да бергә эшләргә тиеш, шул исәптән олылар һәм балалар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалап та.

- Соңгы вакытта республика территориясе буенча узучы Башкортстан юлларында һәм федераль трассаларда видеокүзәтү камералары саны арта. Кайберәүләр фикеренчә, бу эшнең максаты күбрәк штрафлар түләтү...

- Чынлыкта - бурыч башка. Фотовидеотеркәүнең һәр камерасы – кемнеңдер коткарылган гомере, дип әйтүдән курыкмыйм. Радий Фәритович әйтүенчә, без бу камераларны халыкның кесәсенә керү өчен урнаштырмыйбыз. Без аларны өйләренә - балаларына, туганнарына һәм якыннарына исән-сау кайтып җитсеннәр өчен куябыз. Нәкъ менә шуңа күрә камераларны урнаштыру урыннары буенча мәгълүмат ачык. Картага сылтама буенча кереп була: http://svkrb.ru/kam/index.html.

Җыелган штрафлар ерак перспективада гына әлеге программага бюджет чыгымнарын каплый алачак. Әйтик, без федераль трассаларның һәлакәтләр еш була торган иң җанлы участокларында камералар куйдык. Бүген анда аварияләр кискен кимеде – машина йөртүчеләр бер-берсенә карыйлар һәм камералар каршында тизлекне киметәләр һәм транспорт агымының гомум тизлеге кими. Димәк, авариягә юл куймыйча, без гомеребезне коткарабыз дигән сүз.

2019 елдан төбәктә камералар саны өч тапкыр диярлек арткан. Шулай ук каршы хәрәкәт полосасына чыгуны теркәүче камералар Уфа - Бөре - Яңавыл трассасында барлыкка килде.

- Чыннан да, алар аварияләрне киметәме?

- Ял көннәрендә генә дә камералар йөздән артык каршы як полосага чыгуны теркәгән. Күз алдына китерәсезме, безнең халык ничек куа машиналарын? Ә хәзер бу шоферлар мондый хокук бозу өчен биш мең сум штраф ала башлаячак. Һәм, билгеле инде, әкренрәк йөриячәкләр. Шуңа күрә бу трассада кешеләр күп үлүендә бернинди мистика да юк, бу - машина йөртүчеләр ягыннан гади хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү.

-Видеокүзәтү камераларыннан тыш, тагын нинди юл инфраструктурасы аварияләрне киметергә ярдәм итә?

- Иң кирәкле участокларда яктырту урнаштыру турында карар кабул ителде. 54 юл сайланган, алар юл читендә җәяүлеләр йөри торган торак пунктлар аша уза. Бу участокларның барысы да якындагы 1,5-2 елда өстәмә яктыртылачак. Уфада юл чатларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәү өчен вафля тамгасы куела.

Тагын бер өстәмә чара - фотовидеотеркәү комплексларының мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләсе. Бу камералар камилләшә бара, аларның функционалы киңәя. 10 августтан алар каршы як полосага чыгуны, хәвефсезлек каешын һәм телефонны куллану кагыйдәләрен бозуны терки башлады. Штрафларны эшкәрткәндә без ясалма интеллект мөмкинлекләрен актив кулланабыз. Бу штрафларны эшкәртү тизлеген һәм сыйфатын сизелерлек арттыра.

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда интеллектуаль транспорт системасын булдыру планлаштырыла. Һәм үрнәк алу өчен бик күп уңышлы мисаллар бар. Алар арасында Мәскәү һәм Самара кебек шәһәрләр бар. Самарада соңгы берничә елда юл чатларында тәртип бозуларны теркәүнең интеллектуаль системалары актив кертелә. Һәм бу үз нәтиҗәсен биргән. Бу эшкә безнең республикада акча бүленгән инде, көндәшлек процедураларын үткәрү өчен документлар әзерләү эше алып барыла. Киләсе елда Уфа шәһәренең 38 юл кичүендә һәм Стәрлетамакның 3 чатында автоматлаштырылган юл хәрәкәте белән идарә итү системалары барлыкка киләчәк. Чөнки без юл чатында авариялелек, җәяүлеләр белән юл-транспорт һәлакәтләре санының артуын күзәтәбез. Бу комплекслар стоп-линиягә, каршы як полосага, светофорның кызыл сигналына чыгуны теркәячәк. Агымдагы елда подрядчыны сайлау планлаштырылган, интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү 2023-24 елларда башкарылачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: