Үлемечле юл-транспорт һәлакәте Айтуган авылы янында 31 августта 21.00 сәгатьтә була. Полициягә шаһит хәбәр иткәнчә, 70 яшьлек ир аның белән бергә яр буенда алкоголь кулланган, ә аннары алар машинага утырган.
Елгага төшкәч, пассажир хатын мөстәкыйль рәвештә йөзеп чыга алган, әмма үзенең юлдашын коткарып кала алмаган.
Хәзер хокук саклау органнары инцидентның бөтен нечкәлекләрен һәм хәл-шартларын ачыклый, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Фото: bashinform.ru