Уфада бүген иртән, 2 сентябрьдә, Комсомол урамындагы йорт янында 9нчы сыйныф укучысының үле гәүдәсе табылган. Бу хакта «АиФ-Уфа» хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, үсмер биеклектән егылып төшеп үлгән. Билгеле булуынча, ул үзе бу йортта яшәмәгән. Укучының гәүдәсен биредә яшәүче кешеләр күреп калган. Алар шулай ук фаҗига булган урынга полиция һәм ашыгыч хезмәтләр чакырткан.
Әлеге вакытта үсмернең үлеменә китергән сәбәпләрне һәм шартларны Тикшерү комитеты ачыклый.
Фото: jpgazeta.ru