Полиция мәгълүматлары буенча, урлауларның берсе вакытында 32 яшьлек ир-егет берничә кибетнең сәүдә залларына керә, акча, тәмәке һәм алкоголь урлый. Күрелгән зыян күләме 26 мең сумга якын тәшкил иткән.
Җинаятьчене күзәтү камералары һәм шаһитларның күрсәтмәләре ярдәмендә тоткарлаганнар. Полициядә аңлатуларынча, җинаятьче элегрәк хөкем ителгән булган. Хәзер аңа Русия Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять җәзасы яный, дип яза “Башинформ”.
Фото: bashinform.ru