“Оператив-эзләү чаралары барышында трактор эзләп табылды, аны куып алып китүче тоткарланды. 24 яшьлек егет, алар белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкән туганының иптәше, тракторның ачык кабинасына кереп, кабызу йозагы ачкычларын тапкан һәм, озак уйлап тормыйча, техниканы куып алып китәргә булган. Беркадәр ара узгач, ул баганага бәрелгән, шуннан соң, техниканы ташлап качкан”, - дип хәбәр иттеләр республика буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Юл-транспорт вакыйгасы урынын калдырып киткән өчен ул административ җаваплылыкка тарттырылган. Суд аңа ике тәүлеккә арест рәвешендә җәза билгеләде. Моннан тыш, шикләнелүчегә транспорт чарасын урлау инкриминацияләнә, ягъни моның өчен Русия Җинаять кодексының 166 мәддәсе белән 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Фото: bashinform.ru