+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 сентябрь 2022, 08:30

Инспекторлар нәни балага ярдәм иткән

Ярдәм сорап аларга сабыйның әтисе мөрәҗәгать иткән.

Инспекторлар нәни балага ярдәм иткән
Инспекторлар нәни балага ярдәм иткән
Шушы көннәрдә Уфа юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре яшь әти-әнигә җитди пешүләр алган балаларын тиз арада дәваханәгә илтергә булышкан.

"Уфа - Шакша" трассасында юл-патруль хезмәте инспекторларына «Хендай Крета» шоферы ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Юл тыгыннары аркасында алар пешүләр алган бер яшьлек улларын тиз арада дәваханәгә алып бара алмаган. Полиция хезмәткәрләре шунда ук бу хәл турында җитәкчеләренә хәбәр итә һәм озатып баруга рөхсәт ала.

Тавыш сигналын кабызып, патрульләр гаиләне республиканың тән пешү үзәгенә кадәр озаткан – алар урында 20 минуттан соң булган.

Соңрак малайның әтисе Уфаның юл-патруль хезмәте полкы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, инспекторларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергән.

Фото: "ГИББД по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: