+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
13 сентябрь 2022, 11:35

Кеше җәзалаучы үзе кешеме соң?

Җитмәсә, якын дустын ике мең тәңкә өчен җәзалаучы...

Кеше җәзалаучы үзе кешеме соң?
Кеше җәзалаучы үзе кешеме соң?

Ишембай районында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр кеше урлау вакыйгасы хәл-шартларын ачыклый. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 20 яшьлек кешене ике атнадан артык узенең танышлары урлап тоткан һәм җәзалауга дучар иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, полициягә Ишембайда яшәүче 20 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, якынча бер ел элек ул 33 яшьлек дустыннан ике мең сум акча алган һәм финанс кыенлыклары аркасында кире кайтара алмаган. Әмма бер ел эчендә ике мең булган бурыч 25 мең сумга әверелгән.

Аны июль азагында ук кыйный башлыйлар. Берничә атна узгач, 23 һәм 33 яшьтәге ике танышы, үтерү белән куркытып, аны машинада Агыйдел ярына алып китәләр һәм тәнен пешереп, җәрәхәтләр ясыйлар. Урлаучылар үз корбаннарыннан 25 мең сум акча таләп итә, тик 20 яшьлек егетнең андый суммасы булмый. Зыян күрүчене елга янында төрле җәрәхәтләр белән калдырып китәләр. Ул чакта бичара егет өенә кайтып җитә, әмма ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итми. Берничә көннән соң хәл кабатлана, зыян күрүче ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.

Шикләнелүчеләр тоткарлана һәм үз гаепләрен таный.

Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсе тарафыннан җинаятьчеләргә карата "алдан сүз куешып, көч кулланып, төркем тарафыннан кылынган акча таләп итү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: