+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
19 сентябрь 2022, 12:05

Полиция хезмәткәре 8 яшьлек малайны үлемнән коткарган

Русия Эчке эшләр министрлыгының Сибай буенча участок полиция лейтенанты Азамат Коланбаев 8 яшьлек малайны һәм аның күршеләрен янган йорттан эвакуацияләгән. Бу вакыйга 12 сентябрьдә көндез булган.

Полиция хезмәткәре 8 яшьлек малайны үлемнән коткарган
Полиция хезмәткәре 8 яшьлек малайны үлемнән коткарган

Полиция хезмәткәре үзенең төп эш урынында булганда аңа 14.00 сәгатьләр тирәсендә кизү частеннан янгын турында хәбәр килә. Хезмәткәр Төзүчеләр урамындагы күпкатлы йортка ашыга, дип яза “Башинформ”.

Азамат Коланбаев торак йортның бишенче катында фатирның януын күреп ала. Баскычтан күтәрелгәч, хезмәткәр төтенле бүлмәгә йөгереп керә, аның ишеге ачык була. Фатирда ул балкон януын күрә. Анда 8 яшьлек малай да була, ул ярдәм сорый. Соңрак ачыкланганча, малай телефон аша әнисенә янгын турында хәбәр иткән. Хатын эштә була һәм ул ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата.

Лейтенант Коланбаев балигъ булмаган баланы һәм аның күршеләрен эвакуацияли.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ул бер төркем гражданнар белән янгынны сүндерергә тырыша. Тик нык төтен чыгу сәбәпле, балкондагы янгынны сүндерә алмыйлар.

Килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндергәннәр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын балалар шуклыгы аркасында килеп чыккан.

Полиция лейтенанты Азамат Коланбаевның батырлыгы аркасында беркем дә зыян күрмәде. Шунысы игътибарга лаек: полиция хезмәткәре Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаганнан соң участковый вазыйфасында ике атна гына эшли.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: