-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Хокук
23 сентябрь , 20:10

Бизнесмен төрмәгә озатылды

23 сентябрьдә Уфаның Совет район судында эшкуар Антон Орловка карата аеруча зур күләмдә караклык буенча хөкем карары чыгарылды.

Бизнесмен төрмәгә озатылды
Бизнесмен төрмәгә озатылды
Утырышта катнашкан «Башинформ»ның махсус корреспонденты мәгълүматларына караганда, Орлов 6 ел да 6 айга гомум режимлы холык төзәтү колониясенә озатылган, ул 250 мең сум штраф һәм 14 млн. сумнан артык матди зыянны түләргә тиеш.

"Карар белән риза түгел. Барлык пунктлар буенча да апелляция бирәчәкбез. Аклануга исәп тоттым", - дигән хөкем ителүче.

Моннан тыш, аның әшнәләре Константин Соколов белән Вячеслав Гыйззәтуллин 4 ел да 10 ай һәм 5 ел утырачак. Җинаять эшенең өч фигурантын суд залында кулга алганнар.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 2020 елның июлендә ике әшнәсе булган бизнесмен, «Гермес» җәмгыяте исеменнән эш итеп, «Гайрат-82» вәкилләренә сыекландырылган углеводород газларының эре партиясен китерү мөмкинлеге турында ялган белешмәләр җиткергән. Алга таба фирмалар арасында ягулык белән тәэмин итүгә контракт төзелгән. Әшнәләр үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәми һәм «Гайрат-82»нең акчаларын урлый, гомум суммасы 14,8 млн. сумнан артык зыян китерә.

Моннан тыш, Орлов, «Нефть-Сервис» директоры урынбасары буларак, 2020 елның февралендә «YUSUF BOBO FAYZ 260» җәмгыятенә дизель ягулыгы китерү сылтавы белән 11 млн. сумнан артык акча урлаган. Гаепләнүчеләр үз гаебен танымаган.

Элегрәк гаепләүче Орловка холык төзәтү колониясендә - тугыз ел, ә аның әшнәләренә җиде елга иректән мәхрүм ителү сораган иде. Антон Орлов шулай ук медицина хезмәткәрләре профсоюзының төбәк координаторы буларак та билгеле.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в