+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 сентябрь 2022, 11:42

Шашлык өчен шампур җинаять коралына әверелгән

Мәхәббәттән җинаятькә дә бер адым.

Шашлык өчен шампур җинаять коралына әверелгән
Шашлык өчен шампур җинаять коралына әверелгән

Башкортстанда бер хатын танышын шампур белән үтергән. Фаҗига 25 июльдә Ишимбай шәһәрендә була.

Бу көнне 31 яшьлек хатын һәм аның дусты елга буена балык тотарга килә. Үзе белән пар закуска һәм алкоголь ала. Эчеп алгач, ир танышына бәйләнә һәм мәхәббәт белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Хатын моңа каршы килә һәм алар арасында конфликт туа. Нәтиҗәдә хатын-кыз иргә пычак һәм шампур белән суга, ә аннары әйберләрен җыеп, кайтып китә.


Шампур ярасы муенга туры килә, шуның аркасында ир елга буенда ук һәлак булган. Анда аның гәүдәсен икенче көнне иртән үтеп баручылар тапкан.

Хатынны тоткарлыйлар, ул үз гаебен таныган. Судта ул алдан ниятләнгән үтерүдә гаепле дип табылган, аңа алты ел һәм дүрт ай ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Фото: pxhere.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: