+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 сентябрь 2022, 14:57

Янә мәктәптә атыш...

Ижевскида 88нче мәктәптә атыш булган. Кызганычка каршы, үлүчеләр бар.

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов Ижевскиның 88нче мәктәбендә атучының үз-үзен кул салуын раслады. Шулай ук, башлык сакчы үлгән, балалар арасында корбаннар һәм җәрәхәтләнүчеләр бар, дип белдерде.

"Известия" соңрак хәбәр итүенчә, һәлакәттә сакчы үлгән. Атучы мәгариф учреждениесенә кергән һәм шунда ук сакчыны атып үтергән, аннары алга киткән һәм балаларга ата башлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, биш укучы җәрәхәтләнгән. Өч укучыда ату җәрәхәтләре барлыгы билгеле, берсендә - башка төрле.

"Башинформ" агентлыгы да хәбәр иткәнчә, мәктәптә ату дәресләр вакытында башланган. Башта ир сакчыны атып үтергән, аннары балаларга ут ача. Укучылар өске каттагы тәрәзәләрдән сикереп чыкканнар, алар арасында зыян күрүчеләр дә бар.

Шул ук вакытта Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгында алты кеше үлүе һәм 20 кешенең җәрәхәтләнүче турында хәбәр итәләр.

"Бүген полициягә Ижевск шәһәренең 88нче мәктәбендә ату турында хәбәр алынганнан соң, Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлакәт булган урынга барып, шикләнелүчене тоткарлауга юнәлтелгән чаралар оештырдылар. Полиция хезмәткәрләре атышны ачкан кешенең гәүдәсен тапты. Булган мәгълүматлар буенча, ул үз-үзенә кул салган. Хәзерге вакытта үлгән 6 кеше һәм аның гамәлләреннән якынча 20 кеше җәрәхәтләр алуы билгеле. Мәгълүмат аныклана", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Арытаба Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, тугыз кеше җинаять корбаны булган, алар арасында уку йортын саклаучы ике хезмәткәр һәм ике укытучы, шулай ук биш балигъ булмаган бала, яралылар бар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: