+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 сентябрь 2022, 13:40

Түләүсез юридик ярдәм аласыгыз килсә

Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге республика халкын Бөтенрусия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә чакыра.

30 сентябрьдә Башкортстан халкы өчен 53 консультация һәм хокукый ярдәм үзәге эшен оештыра. Бөтенрусия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне квартал саен уза һәм югары квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүгә һәм гражданнарга түләүсез юридик консультацияләр бирүгә юнәлтелгән.

«Бу - бик мөһим һәм кирәкле проект, чөнки кайчагында кешеләр үз проблемаларын хәл итү өчен төрле ведомстволар бусагасын таптарга мәҗбүр. Ә барлык структуралар вәкилләре бер көндә һәм бер урында җыелгач, ярдәм тизрәк һәм нәтиҗәлерәк була", - диде Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина.

Республика халкы Адвокатлар палатасы, Дәүләт юридик бюросы экспертлары, практик юристлардан консультация ала алачак. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына Прокуратура, "Росреестр" идарәсе, Суд приставлары хезмәте идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Моннан тыш, барлык шәһәр һәм районнарда нотариуслар үз эш урыннарында бушлай консультацияләр алып барачак. Бу көнне республика территориясендә әлеге чарага 53 үзәк җәлеп ителәчәк. 30 сентябрьдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче хокукый ярдәм үзәкләренең адресларының тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://cloud.mail.ru/public/dNSU/NndumzSdq

Түләүсез юридик ярдәм аласыгыз килсә
Түләүсез юридик ярдәм аласыгыз килсә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: