Ведомство матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урындагы кеше җир эшләре вакытында үз бакчасында сугыш припасы тапкан һәм шунда ук хокук саклау органнарына шалтыраткан.
Урынга килгән росгвардиячеләр шикле предметны тикшерә һәм Гражданнар сугышы вакытындагы 105 миллиметрлы артиллерия снарядының, фаразланганча, шартлау куркынычы булуын ачыклый. Хәвефсезлекнең барлык таләпләрен үтәп, ул карьерга чыгарыла, торак пунктлардан еракта юк ителгән, дип яза “Башинформ”.
Фото: bashinform.ru