+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 сентябрь 2022, 10:00

Полицейский тугыз ел хатынын кыйнаган

Балаларын стенага чәки торган булган. Хәзер ул кайда?

Полицейский тугыз ел хатынын кыйнаган
Полицейский тугыз ел хатынын кыйнаган

Уфада яшәүче 35 яшьлек ханым, балалары белән бергә, полиция хезмәткәре булып эшләгән иреннән тугыз ел җәфа чигә. Ул ирнең кыйнавы, аны кимсетүе, ә балаларын стенага чәкәп, урлау куркынычы янавы хакында сөйләгән.

Алар социаль челтәр аша танышканнар. Егет кызның беренче яшерен никахы булуын белеп кала, ингуш миләтеннән булганга күрә, аны шантаж белән кияүгә ала, югыйсә, беренче никах турында бөтен Кавказ беләчәк, дип белдерә. Ул никахтан соң туры мәгънәсендә монстрга әверелә. Хатын берничә тапкыр полициягә гариза яза, ләкин иргә карата эш кузгатылмый.

"Баштан ук безнең никах уңышлы булмады. Ул мине шантаж белән кияүгә алды. Мин үземне һәм балаларны тукландыру өчен генә яшерен генә эшли башладым. Ул минем үз акчам барлыгын аңлагач, моның өчен кыйнады", – ди хатын.

Шулай ук, аның сүзләренчә, ир балаларын, аеруча өлкән улын кыйный.

«Мисал өчен, балалар мине якласа, ул аларны кыйный башлый, аеруча өлкәненә нык эләгә. Ул аны стенага китереп бәрә, бала егыла, торырга тырышса, тагын китереп бәрә иде", - ди бичара.

Хәзер хатын-кыз һәм аның балалары Тикшерү комитеты сагында. Ә сугыш чукмары 16 октябрьгә кадәр изоляторда. Аңа карата, ниһаять, җинаять эше кузгатылган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: