+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 октябрь 2022, 05:50

Бер кызга ике егет булса...

Вакыйганың азагыннан беркем дә канәгать түгел.

Бер кыр кызга ике егет булса...Бер кыр кызга ике егет булса...
Бер кыр кызга ике егет булса...

Уфа полициясе Благовещен шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек кешенең "Ford Focus" автомобилен урлап китүен ачкан. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, зыян күрүче төнлә машина тотарга булган. Аңа таксида кайтып барган егет белән кыз ярдәмгә килгән һәм аны үзләре белән алган. Аларга рәхмәт йөзеннән, яңа таныш яшьләрне үз өенә чакырган. Бераз "салып" алгач, фатир хуҗасы кызга игътибар билгеләре күрсәтә башлаган. Анысы бу хакта егетенә әйткән һәм йорт хуҗасының машина ачкычларын алган. Алар чит машинаны урлап качкан.
Егет кызны төнге шәһәр буйлап йөртеп алып килергә була. Әмма ерак китә алмый, Коммунарлар урамында ул юл-транспорт һәлакәтенә юлыга һәм автомобильне калдырып кача.

Хәзер җинаятьчегә Русия Җинаять кодексының 166нчы мәддәсе буенча җинаять җәзасы яный. Аны шулай ук башкаларның милегенә белә торып зыян китергән өчен җәлеп итәргә мөмкиннәр.

Бер кыр кызга ике егет булса...
Бер кыр кызга ике егет булса...
Бер кыр кызга ике егет булса...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас