+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 октябрь 2022, 09:35

Хокук бозучыларның күпчелеге Уфада яши

Башкортстанда елның 9 ае нәтиҗәләре буенча газоннарда һәм яшелләндерелгән башка территорияләрдә парковка өчен 19,6 миллион сумлык штраф язылган.

Хокук бозучыларның күпчелеге Уфада яшиХокук бозучыларның күпчелеге Уфада яши
Хокук бозучыларның күпчелеге Уфада яши
Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, төп хокук бозулар Уфада теркәлгән, анда мондый эшләр саны гомумреспублика күрсәткечләренең 14,5 меңен, яки 73 процентын тәшкил иткән.

Башкортстан буенча әлеге эшләр саны, 2021 елның шул чорындагы белән чагыштырганда, 23,3 процентка арткан. Штрафлар суммасы да 16,5 процентка артты, - диде Владимир Спеле.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас