+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 октябрь 2022, 12:46

Шундый "әниләр" дә була икән...

Хатын өч баласын тукмый-тукмый тәрбияләгән. Аңа карата нинди хөкем карары чыгарылган?

Кушнаренко районы буенча судья урындагы ханымга карата «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү» мәддәсе буенча хөкем карары чыгарган.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2021 елның сентябреннән 2022 елның мартына кадәр хатын 2012, 2015 һәм 2018 елгы улларын даими рәвештә тукмаган, ямьсез сүзләр кычкырып, типкәләгән, каеш белән ярган, алар алдында спиртлы эчемлекләр кулланган.

Хатын үз гаебен таныган. Элегрәк тә ул кечкенә ике баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Суд аны бер ел сынау вакыты белән тугыз айга шартлы рәвештә иректән мәхрүм иткән. Прокуратура, артык йомшак җәза бирелү сәбәпле, хөкем карарына шикаять биргән. Хәзер балалар әтиләре янында, хатын ана хокукыннан мәхрүм ителгән.

Фото: Башинформ агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: