Уфада иномарка водителе «зебра» буенча юл аша үтеп баручы ике егетне бәрдергән. Бу хакта ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
24 октябрь кичендә 49 яшьлек "Renault Logan" шоферы Минһажев урамыннан Революцион урамга борылганда ике җәяүлене бәрдергән. Аларның җәяүлеләр кичүе буенча юл аша чыгып барган булулары билгеле.
Нәтиҗәдә, җәрәхәтләнгән 22 яшьлек егетләр дәваханәгә эләккән. Алар ярдәм күрсәтелгәннән соң өйләренә кайтарып җибәрелгән.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан