

Уфаның Ульянов урамында "Daewoo Matiz" руле артында булган водитель җәяүлеләр кичүе буенча светофорның яшел сигналына юл аша чыгып баручы 17 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Зыян күргән егет төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Водитель авария урыныннан качкан. ЮХХДИ инспекторлары аның шәхесен оператив рәвештә ачыклаган. Чит ил машинасы руле артында 64 яшьлек хатын-кыз булган, дип хәбәр итә башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган, аның кысаларында үсмернең сәламәтлегенә зыян китерү дәрәҗәсе һәм машина водителенә карата юридик җаваплылык чарасы билгеләнәчәк.
Фото: " Башинформ" агентлыгы