

Дәүләт думасы мобилизациядән качкан өчен җинаять җаваплылыгы турындагы инициативаны карамаячак.
Хәзерге вакытта мобилизациядән качып йөрүчеләр өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон проекты каралмый, гәрчә өлешчә мобилизация игълан итү башында ук мондый закон проекты әзерләнгән булса да.
Сишәмбе көнне бу хакта Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов белдерде.
"Әлеге инициатива үзенең актуальлеген югалтты. Дәүләт думасы тарафыннан ул каралмый", - диелә белдерүдә.
Фото: mk.ru