+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
3 ноябрь 2022, 14:19

Баласын буып үтергән анага хөкем карары чыккан

Бу коточкыч хәл Сибайда булган. Хатын һәм аның өйдәше әлеге куркыныч серне 21 ел саклаганнар.

21 ел элек полициягә малайның картәтисе мөрәҗәгать иткән. 21 июль иртәсендә оныгы велосипедта әнисе янына өенә кайтып китә, әмма кайтып җитми. Ул чакта криминалистлар аның мәетен таба алмый.

16 елдан соң Хәсән һәм Күлтубан авыллары арасындагы урман полосасында баш сөяге табалар. Үткәрелгән экспертизалардан соң, сөякнең югалган малайныкы булуы ачыклана һәм тикшерү яңадан башлана.

Һәм тикшерүчеләр баланың әнисенә һәм аның иренә чыга. Аларның гаебе исбатлана.

Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2001 елда шикләнелүчеләр Сибайда яшәгән. Өйдәшенең улына карата нәфрәт хисе кичереп, аны тәрбияләү белән шөгыльләнмичә, шул исәптән үзләренең икенче уртак баласы булу сәбәпле, ир үгетләү һәм янау юлы белән хатынны 11 яшьлек улын үтерергә күндерә.

Өйдәшләр план төзи, аның нигезендә, шул елның июлендә каен миллеге җыюны сәбәп итеп, хатын улы белән Баймак районында урманга бара һәм аны халат бавы белән буып үтерә. Шуннан соң ире кушуы буенча мәетне вакыйга урынында күмә.

Хәзер 52 яшьлек хатын, кечкенә баласын үтерүдә гаепләнеп, 12 елга ирегенннән мәхрүм ителә. Ә аның өйдәше иректә кала.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас