+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 ноябрь 2022, 12:33

Кеше гомере - 35 тәңкә дип уйлаган

Хәзер ярлыкау сорый. Теләгәнен алырмы?

Кеше гомере - 35 тәңкә дип уйлаганКеше гомере - 35 тәңкә дип уйлаган
Кеше гомере - 35 тәңкә дип уйлаган

Уфада Башкортстан Башлыгы каршында Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышы үтте. Дәүләт җыелышы-Корылтай матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, комиссия барлык мәсьәләләр буенча да тискәре карар чыгарган.

Тикшерелгән җинаять эшләренең берсендә кеше үтерүдә, талауда һәм аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә хөкем ителгән яшь ир фигурант булган. Бер төркем кылган җинаятьләр буенча ул 14 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Исерек хәлдә ул бер иргә һөҗүм итә, аның банк картасын талап ала һәм пин-кодын белер өчен аны үтергәнче кыйный. Зыян күрүче исәбендә 35 сум акча була. Моннан соң ул иптәше белән тагын бер кешене кыйный.

Җәза үтә торган урыннарда хөкем ителүче берничә тапкыр тәртип бозган. Төзәтү учреждениесе хакимияте ул кичерергә лаек түгел дип саный. Комиссия барлык дәлилләрне һәм шартларны исәпкә алды һәм гаризаны кире кагарга карар кылды.

Ун мөрәҗәгатьнең җидесе наркотиклар тарату белән бәйле. Комиссия рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, мондый җинаятьләр өчен җәзалар бик кырыс.

Шулай ук комиссия тарафыннан җинаятьне яшерү максатыннан ике һәм аннан күбрәк кешене үтергән өчен хөкем ителүченең үтенече буенча тискәре карар кабул ителде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас