+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 ноябрь 2022, 07:40

Җимерелгән йортка да салым килә...

- Миңа авылдагы күптән җимерелгән йортка салым килә. Салым килмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Җимерелгән йортка да салым килә...Җимерелгән йортка да салым килә...
Җимерелгән йортка да салым килә...

- Салым органы салым инспекциясенә салым салу объектын юкка чыгару яисә юк итү турында гариза язып мөрәҗәгать иткәнче, яки күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан әлеге объектны сызып ташлау һәм аның хокукларын туктату турында мәгълүмат керткәнче, әлеге йортка физик берәмлекләр милкенә салымны исәпләүне дәвам итәчәк. Гариза белән бергә милекнең җимерелүен, яки юкка чыгарылуын раслаучы документлар (Торак фондын техник исәпкә алучы органнар тарафыннан бирелгән документлар, тикшерү актлары, капиталь төзелеш объектының сүтелүе турында белешмәләр һ.б.) тапшырырга кирәк.

Мәгълүматлар расланганнан соң, салым органы сезгә салым салу объектының юк ителүе белән бәйле салым исәпләүне туктату турында хәбәр җибәрәчәк. Мәгълүматлар расланмаган очракта, сезгә салым салу объектының юкка чыгуы сәбәпле салымны исәпләүне туктату өчен нигез булмау турында хәбәр җибәреләчәк.

Салым законнары турында тулырак мәгълүматны Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең "кайнар линия" телефоны буенча ачыклый аласыз: (347) 226-38-00.

Фото: finobzor.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас