+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
10 ноябрь 2022, 08:20

"Тылны бергә ныгытачакбыз"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга республика халкы исеменнән хезмәтләре, җинаятьчелеккә каршы көрәше, хокук тәртибен, тынычлыкны һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.

"Тылны бергә ныгытачакбыз""Тылны бергә ныгытачакбыз"
"Тылны бергә ныгытачакбыз"
«Без барыбыз да сезнең хезмәтегезнең никадәр авыр һәм кайчагында куркыныч булуын аңлыйбыз. Сезгә еш кына бик катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Әмма сезнең төнлә дә, көндез дә закон сагында торуыгызны, һәр очракта кешеләргә ярдәмгә килүегезне яхшы беләбез. Бүген хокук тәртибе органнары алдында җинаять җаваплылыгын тикшерү, «исерек», төркем белән, балигъ булмаган, оешкан җинаятьчелекне кисәтү буенча җаваплы бурычлар тора", - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Быел эчке эшләр органнары тарафыннан 23 меңгә якын җинаять ачылган, шул исәптән 4,5 меңе - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. 1600дән артык наркоҗинаять кылуда гаеплеләр, шулай ук коррупция юнәлешендәге 600дән артык җинаять эше ачыкланган.

"Бер җинаятьче дә җаваплылыктан качмаска тиеш. Сез террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуның заманча технологияләрен һәм нәтиҗәле ысулларын актив үзләштерәсез. Махсус хәрби операция үткәрү һәм республика территориясендә база әзерлеге режимын кертү шартларында бу бик мөһим. Аерым бурыч – транспортта, сәүдә үзәкләрендә, халык күп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм хәвефсезлекне саклау», - диде төбәк Башлыгы.

Радий Хәбиров Эчке эшләр министрлыгы ветераннарына аерым рәхмәт белдерде, алар һәрвакыт законны һәм хокук тәртибен фидакарь яклады.

"Безнең хәрби хезмәткәрләр хәзер нацизмга каршы көрәшә, Русияне яклый. Волонтерлар һәм мобилизацияләнүчеләр арасында хокук саклау органнары ветераннары, элекке хезмәттәшләрегез күп. Ә безнең сезнең белән монда үз хезмәтебез, катлаулы эш фронты бар. Тылны бергә ныгытачакбыз һәм беркемгә дә җәмәгать хәвефсезлеген куркыныч астына куярга рөхсәт итмәячәкбез. Республика хокук тәртибе органнарына һәрвакыт ярдәм итәчәк. Без төбәк максатлы программаларны гамәлгә ашыруны, матди базаны ныгытуны, эчке эшләр органнарын техник җиһазлауны дәвам итәчәкбез», - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.

Радий Хебиров эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек, җаваплы хезмәттә уңышлар теләде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас