+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Хокук
16 ноябрь 2022, 07:35
Юристлар түләүсез ярдәм күрсәтәчәк
18 ноябрьдә Башкортстанда Бөтенрусия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Республика территориясендә 59 үзәк эшләячәк, шуларның 11е Уфада урнашкан.
Юристлар түләүсез ярдәм күрсәтәчәк
Гражданнарны Юристлар ассоциациясе әгъзалары, адвокатлар, Прокуратура, республика буенча "Росреестр" идарәсе, суд приставлары, Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре, юристлар кабул итәчәк. Моннан тыш, барлык шәһәр һәм районнарда бушлай консультацияне үз эш урыннарында нотариуслар алып барачак. Юристларга барлык хокукый мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы Бөтенрусия түләүсез юридик ярдәм көне барышында хокукый ярдәм сорап 500гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Кешеләр квалификацияле консультацияләр, процессуаль документлар төзүдә һәм әзерләүдә ярдәм алган. Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше Ассоциациянең урындагы бүлекчәләре рәисләренең шәхси контроленә алынды.
18 ноябрьдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренең эш графигы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://alrf-rb.ru/tpost/za55yrc9c1-18-noyabrya-vo-vserossiiskii-edinii-den
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"