Бүген участок уполномоченныйлары (2000 елга кадәр без аларны “участок инспекторлары” дип йөрттек) полициягә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә әйдәүче роль уйный, һәм алар аның күпсанлы хезмәтләренең берсен тәшкил иткәнгә генә түгел, ә җәмәгать тәртибен саклауның һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшнең алгы сызыгында торганга да. Участковыйлардан һәрвакыт һөнәри осталык, бәлагә тарыган кешеләргә карата сизгер мөнәсәбәт күрсәтү таләп ителә. Аларга 100дән артык төрле бурыч йөкләнгән. Халык арасында эшләү, гражданнар белән даими аралашу, төрле тормыш проблемаларын хәл итү – болар барысы да участок уполномоченныена бик югары таләпләр куя.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Динар Мөхәммәтдинов белән әңгәмә кордык.
— Динар Айратович, әңгәмәне августта бөтен республиканы тетрәндергән фаҗигадән башлыйсы килә. Ул чакта Белорет шәһәрендә Алик Махиянов хатынын пычак белән чәнчеп үтерде. Төрле сүзләр йөрде. Участок уполномоченныена моңа кадәр шикаятьләр булган, ләкин ул әлеге хәлләргә битараф калган, дигәннәрен дә ишетергә туры килде. Хокук саклау органнары фаразы буенча, бу канлы вакыйгага нәрсә китерде һәм аны булдырмас өчен нинди чаралар күрелде?
— Баштан ук башлыйк. Ирле-хатынлы Махияновлар аерылышуны 2012 елда рәсмиләштергән, әмма бергә яшәүләрен дәвам иткән. Динә балалары белән иреннән әти-әнисенә гаиләдәге җәнҗал аркасында киткән. Полициянең кизү частена Махияновка карата шикаятьләр язылган унбер телефон хәбәре килгән. Беренчесе 2020 елда теркәлгән: хатыны иренең кыйнавын белдергән, ләкин соңыннан тикшерүне туктату турында гариза язган. Шуннан соң ике ел дәвамында хатын полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Агымдагы елның 12 гыйнварында икенче мөрәҗәгать килгән — бу юлы әнисеннән, ул исерек киявенең өендә барлык тәрәзәләрне ватуына зарланган. Ул чакта ирне низаг өчен административ җаваплылыкка тарттырдылар һәм аңа 500 сум штраф салдылар.
Икенче көнне Динә полициягә Махияновның аны үз өендә көчләп тотуы турында хәбәр итә. Участковый шунда китә, протокол төзи, прокуратура барысын да тикшерә һәм ир кабат җәнҗал өчен җаваплылыкка тарттырыла. Аннары тагы да шикаятьләр һәм штрафка тарттырулар булган. Моннан тыш, аны гаилә дебоширы сыйфатында бер елга исәпкә куйганнар. Бу участковыйның яшәү урыны буенча системалы тикшерүен күздә тота: ул күршеләрдән сораша, гаиләнең ничек яшәве белән кызыксына, ир белән хатын, балалары белән профилактик әңгәмәләр үткәрә. Аннары хатын полициягә элекке ире ягыннан куркыныч янауга тагын ике тапкыр зарлана, низаг фактлары буенча административ беркетмәләр төзелгән.
— Махияновка карата участок уполномоченныенда булган барлык закон инструментлары да кулланылды, дип әйтә аласызмы?
— Әйе. Кызганычка каршы, бүген участок уполномоченныйлары гаилә җәнҗалчыларына каршы үзләре генә көрәшә. Элек профилактика эшендә иҗтимагый институтлар катнаша иде. Әйтик, тынычлыкны бозучының үз-үзен тотышы эш урыны буенча иптәшләр судында, профкомда каралды. Хәзер җәмәгатьчелек ягыннан шелтә юк, ә участковыйның законнардагы вәкаләтләре көчле үзгәрешләр кичерде.
Шунысы бәхәссез: гаиләләрдә көч куллану очраклары бездә аерым исәптә тора. 2020 елда республикада гаилә-көнкүреш нигезендә кылынучы авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны артты. Ул вакытта бездә 2700гә якын гаилә низагчысы исәптә торды. Һәр хокук бозуны контрольгә алырга, чаралар күрергә туры килде. Былтыр без гаиләдә көч кулланучы тагын 3000 кешене исәпкә куйдык. Шуннан соң көнкүрештәге авыр җинаятьләр санын 30 процентка киметергә мөмкин булды.
Бу эштә урындагы хакимиятләр дә актив катнашты, барлык терәк пунктларда һәм дежур частьларда авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар мөрәҗәгать итә алган телефон номерлары урнаштырылды. Ул вакытта республика буенча Гаилә үзәкләре тулы көченә эшли башлады. Без алар белән хәзер дә элемтәдә торабыз. Быел хәл бераз тотрыкланды, дип әйтә алам.
— Гаилә низагчыларыннан башка да участок уполномоченные контрольдә тотарга тиешле затлар бар бит әле...
— Республика буенча алар 30 мең кеше исәпләнә. Болар — авыр җинаять эшләгәннән соң җәза срогы үтеп, арытаба надзор белән иреккә чыгучылар. Андыйлар республика буенча 2 меңнән артыграк, араларында педофиллар да бар, исәптә торучы 1700дән артык алкоголик, 700дән артык наркоман, иҗтимагый-сәяси чаралар үткәргәндә, әйтик, митинглар, җәмәгать тәртибен бозып, административ җаваплылыкка тарттырылган 165 кеше, шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр... Һәркайсы артыннан күзәтергә кирәк. Инспектор, участок буйлап йөреп, өйләренә кереп, кайберләрен — ай саен, кайберләрен квартал саен тикшерергә тиеш.
— Участок уполномоченныйларына кытлык бармы, алар ничә кеше?
— Республикада 1200 участок инспекторы исәпләнә. Приказ буенча аларның һәрберсенә 3,5 мең кеше туры килергә тиеш. Чынында 4 меңнән артыграк туры килә. Шәһәрдә, авылдагыга караганда, йөкләнеш күбрәк. Бу яклап авыл җирендә участковый булып эшләү җиңелрәк, дияр идем. Анда һәр авыл биләмәсенә бер участок уполномоченные каралган.
— Быел участок уполномоченныйлары ничә җинаятьне ачты?
— Узган тугыз айда участок инспекторлары тарафыннан 5000нән артык җинаять ачылган. Шулардан 3200дән артыгы — профилактика характерындагы мәддәләр, 1400дән артыгы үтерү белән янау буенча. 65 меңнән артык админстратив протокол төзелгән. Алар күбрәк гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләренә кагыла. “Бытовуха”, дибез. Участок инспекторлары, нигездә, шулар белән шөгыльләнә. Бәлки, эшләре ул кадәр күп күренмидер, әмма, чынлыкта, мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта.
Статистика буенча, 9 айда участковыйлар 388 мең гариза караган. Уртача алганда, быел һәр инспекторга 321 мөрәҗәгать туры килә. Полициягә килгән мөрәҗәгатьләрнең яртысын инспекторлар эшкәртә. Кварталга бер тапкыр участковый халык алдында эше турында отчет ясый, территориядәге оператив хәл турында мәгълүмат бирә.
— Республикада гомерләрен шушы һөнәргә багышлаган кешеләр бармы? Әллә бу карьераның бер баскычы гынамы?
— Бар. Мин үзем дә Уфада 8 ел участок инспекторы булып эшләдем. Аннары участок инспекторлары бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе булдым. 2013 елдан — министрлыкта. Бу вазыйфамда ике ел эшлим.
Гомерләрен шушы һөнәргә генә багышлаучылар да бар. Аскында Илшат Шәйморатов 32 ел эшли. Стәрлетамактан Ранит Йосыпов 30 елга якын бер участокта гына эшләде. Хәтта 40 ел бер участокта эшләүчеләр бар. Миякә районында Илдар Миңнегулов 40 ел эшләп, пенсиягә чыкты. Ул өч буын балаларны белә. Борайда да шундый кеше бар, Данис Нигъмәтуллин 40 ел бер участокта эшләгән: 1979 елда эшкә килгән, атка утырган, аннары мотоциклга күчкән. Ул — Борай районының легендасы.
Участок инспекторлары коточкыч җинаятьләрне ачуда катнаша. Сибайдан Салют Сибишев маньякны тотарга ярдәм иткән. 1998 елда участогында обход ясаганда ул, җылы көн булуга карамастан, притон тоткан берәүнең мич ягуын күреп кала. Бу аңарда шик тудыра. Йортны тикшергәндә Ырынбур өлкәсенең Саракташ районы кешесе тоткарлана. Аның 11 кешене үтерүе ачыклана, шуларның алтысы Сибай кешеләре була.
Кушнаренкода 2000 елларда инспектор Флүр Галиев өчләтә үтерүне ачты. Уңышының сере нидә, дип сорагач, ул “ихласлыкта” дип җавап бирә. Эшләрен яратып башкара алар. Учалы районының Миндәк авылында 20 ел эшләгән участок инспекторы кешеләрне алкоголизмнан дәваларга ярдәм итә. Ул профилактик әңгәмәләр үткәргәннән соң аларны дәваланырга күндерә: аларның ризалыгын алып, наркология диспансерына җибәрә, үзе шәхсән алып бара. Шул рәвешле, 15 кешене коткарды: күпләрен бу яман гадәтеннән биздерде һәм җәмгыятькә кайтарды. Хәзер алар эшкә урнашты, әйбәт яшиләр.
— Республика Русия буенча үткәрелгән “Халык участковые” конкурсында да актив катнаша, дип беләм...
— 1 ноябрьдә “Халык участковые” конкурсының өченче этабы башланды. Быел Башкортстан буенча бәйгедә Әбҗәлил районыннан Мансур Моратшин җиңгән иде. Ул 15 меңгә якын тавыш җыйды. Тавыш бирү Эчке эшләр министрлыгы сайтында бара. Конкурста һәр районнан 1-2 участковый катнашты. Иң яхшыларын күрсәттеләр. Беренче 15е республика дәрәҗәсенә чыкты. Алар арасыннан берәү сайланды. Былтыр без Русия буенча беренче унлыкка кергән идек.
— Участок уполномоченныен “универсаль солдат” дип атарга да мөмкиндер. Алар үлем белән дә күзгә-күз очраша. Корал кулланырга туры килгән очраклар еш буламы?
— Һәр участок инспекторы үлем белән йөзгә-йөз очраша. Корал кулланырга мөмкин, ләкин алар моны сирәк эшли. Былтыр Стәрлебашта экстремистларны тоткарлаганда участковыйлар җитәкчесен яраладылар. Алар Тикшерү комитеты күрсәтмәсе буенча протокол төзергә шушы урынга килгән. Тегеләре физик каршылык күрсәткән. Участок уполномоченныйлары җитәкчесенең пистолетын тартып алганнар һәм үзен яралаганнар. Аннары экстремистлар тотылды. Берсе урманда атылып үлде. Икенчесе исән.
Участок уполномоченные территориядә берүзе генә. Ул үзенең участогындагы һәр кешене белергә тиеш. Кемнән нәрсә көтәргә мөмкин, ниндидер тавышлар килгән, закон бозган кешеләр җыелган бу йортка керергәме-юкмы, ярдәм чакырыргамы... Шулай булганда гына үзе дә исән кала, кешеләрне дә коткара алачак.
— Киләсе елда сезнең хезмәт 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бәйрәмгә әзерлек башлангандыр инде...
— Баксаң, 100 ел эчендә республикада участок уполномоченныйлары турында бер генә китап та чыгарылмаган икән. Әле шуның белән мәшгульбез. Курку белмәс хезмәткәрләрнең лаеклы эшен күрсәтүче энциклопедия булачак ул.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хәвефле эшегездә уңышлар телибез!
Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.