

Анда сәламләү сүзе белән республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин чыгыш ясаячак.
Шулай ук, республика буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов, Федераль казначейлык җитәкчесе уранбасары Александр Михайлик, Федераль казначейлыкның респблика буенча идарәсе җитәкчесе Светлана Мәрвәрова, башка абруйлы вәкилләр чыгыш ясаячак.
Чараның беренче өлешендә коррупциягә каршы плакат, буклет, видеоматериаллар һәм сәхнә осталыгы бәйгесенең финалын үткәрү күздә тотыла. Конкурс үткәрүнең максаты - коррупция күренешләренә нәфрәт тәрбияләү.
Чараның икенче өлешендә «Коррупциягә каршы тору: яңа таләпләр һәм үсеш стратегиясе» темасына коррупциягә каршы торуның актуаль мәсьәләләренә багышланган конференция үткәрү планлаштырылган.
Фото: musoh6.ru