+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
24 ноябрь 2022, 04:42

Карак кыз күренеп калган

Уфаның «Мега» сәүдә үзәгендә урнашкан зәркән салоныннан 12 миллион сумлык әйбер урлаган кызны эзлиләр.

Карак кыз күренеп калганКарак кыз күренеп калган
Карак кыз күренеп калган

Башкортстанда зәркән салоныннан 12 млн. сумнан артык кыйммәтле әйберләр урлауда шикләнелүче 22 яшьлек кызны эзләү дәвам итә. Телеграм каналында алтын һәм бриллиант урлаучының шәхесе ачылды. Аның битендә күпчелек очракта диңгез пейзажлары, колледж көннәре белән фотолар урнаштырылган.

Ул Уфага Дзержинск шәһәреннән килә, анда икътисади белгечлек буенча академиядә укый. Башкортстан башкаласында берничә ай яши, Даян Мурзин урамында урнашкан торак йорттан фатирга керә. «Мега» сәүдә үзәгендә урнашкан зәркән салонына эшкә урнаша.

Инциденттан соң кызның социаль челтәрләрдәге битендә Интернет кулланучылардан, бигрәк тә аларның берсеннән ачулы хәбәрләр пәйда була башлый, ул аңа яный да.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кичә кызның ярты сәгать элек челтәргә керүе чагылыш тапкан.

Шикләнелүченең туганнары үз битләрен ябып куйган. Әмма ике танышы барыбер «Башинформ» журналисты белән элемтәгә чыккан. Башта алар бу вакыйгага ышанмаган. Алар, кыз үзе генә бу эшне башкара алмас иде, дигән фикердә.

«Салонның барлык хезмәткәрләрен, соңгы вакытта аның белән аралашкан, өенә кунакка килгән һәр кешене тикшерергә кирәк. Биредә җаваплардан сораулар күбрәк», - дип билгеләп үткән алар.

Карак кыз күренеп калган
Карак кыз күренеп калган
Карак кыз күренеп калган
Автор:Резида Валитова
Читайте нас