Чара Русия Юристлар көнен һәм Русия юристлары ассоциациясенең Башкортостан бүлегенең 15 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Чараның төп вакыйгасы «Хокукның гуманитар миссиясе – Безнең заман юнәлеше» дигән "түгәрәк өстәл" булачак.
Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, «Русия юристлары ассоциациясе» гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Степашин, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе, «Русия юристлары ассоциациясе» оешмасы рәистәше Павел Крашенинников һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
Катнашучылар илнең һәм төбәкләрнең гуманитар сәясәте, Русия хокук киңлегенең бердәмлеген саклау, Русия юристлары ассоциациясенең гуманитар проектлары һ. б. турында фикер алышачак.
- Махсус хәрби операция, качакларның зур агымы һәм яңа территорияләрне интеграцияләү яңа яшәү шартлары тудыра. Безнең уртак бурыч - барлык юнәлешләрдә һәм өлкәләрдә, шул исәптән юрисдикциядә дә үсешнең ышанычлы векторын формалаштыру. Хәзерге чынбарлыкта гуманитар миссияне ныгыту һәм безнең ил кешеләре файдасына эш итү мөһим. Юристлар ассоциациясенең Башкортстан булеге бу эштә зур роль уйный ала. 15 ел дәвамында ул кеше хокукларын яклау сагында тора һәм үзен республика юристларының югары профессиональ һәм намуслы берлеге буларак танытты, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Форум кысаларында Павел Крашенинниковның "От племени к империи. Возникновение русского государства и права" китабын тәкъдир итү булачак. Бу көнне Цюрупа урамында танылган адвокат, күренекле суд эшлеклесе Петр Россинскийга бюст ачылачак.
Ахырда ел саен үткәрелә торган «Ел юристы» юридик премиясен тапшыру чарасы үтәчәк.