

Краснокама районында яшәүче берәү корал белән куркытып талау максатында сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән өчен хөкем ителгән. Бирелгән мәгълүмат буенча, һөҗүмче әтисенең күз алдында аның улын шешә белән кыйнаган.
Судның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җинаять эше фигуранты зыян күрүченең улыннан акча таләп иткән, моның өчен буш шешә алган, корбанына килеп, аның башына шушы корал белән суккан, ә аннары аны кыйнаган, типкәләгән.
Шул рәвешле ул алардан биш мең сум акча даулаган. Әтисе улын якларга маташкан, әмма үзенең дә башына шешә эләккән.
Суд вәхши ирне гаепле дип танырга һәм аңа өч ел да алты ай катгый режимлы колониядә җәза бирергә карар иткән.