+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
28 ноябрь 2022, 20:35

Уфада танылган адвокатка бюст ачылачак

4 декабрьдә Башкортстан башкаласында «Хокукның гуманитар миссиясе – Безнең заман юнәлеше» VIII Гомумрусия юридик форумы кысаларында танылган адвокат, күренекле суд эшлеклесе Петр Россинскийга бюст ачу тантанасы булачак.

Скульптура Цюрупа урамы буенча Россинскийларның дворяннар йорты янына урнаштырылачак.

Уфада Гомумрусия юридик форумын үткәрү Русия Федерациясендә Юристлар көнен һәм Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлегенең 15 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

"Социаль билгеләнештәге сораулар - хокук һәм яңа заман шартларында гуманитар хокук функциясе" чараның төп темасы булачак. Форумның төп вакыйгасы – шушы темага багышланган "түгәрәк өстәл".

Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, «Русия юристлары ассоциациясе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Степашин, Русия Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе, «Русия юристлары ассоциациясе» оешмасы рәистәше Павел Крашенинников, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина һәм башкалар катнашачак.

Катнашучылар илнең һәм төбәкләрнең гуманитар сәясәте, Русия хокук киңлегенең бердәмлеген саклау, Русия юристлары ассоциациясенең гуманитар проектлары һ. б. турында фикер алышачак.

- Махсус хәрби операция, качакларның зур агымы һәм яңа территорияләрне интеграцияләү яңача яшәргә этәрә. Безнең уртак бурыч - барлык юнәлешләрдә һәм өлкәләрдә, шул исәптән юрисдикциядә дә, үсешнең ышанычлы векторын формалаштыру. Хәзерге чынбарлыкта гуманитар миссияне ныгыту һәм безнең ил кешеләре файдасына эш итү мөһим. Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге бу эштә зур роль уйный ала. 15 ел дәвамында ул кеше хокуклары сагында тора һәм үзен республика юристларының югары профессиональ һәм намуслы бергәлеге буларак танытты, - диде Андрей Назаров.

- Юридик берләшмәгә хәзер хокукның гуманитар миссиясен берләштерү һәм тормышка ашыру бик мөһим. Русия юристлары алдында, дөнья державасы буларак, илебезне ныгыту буенча иң нәтиҗәле һәм кешелекле хокук системасы булдыру, законлылык һәм хокук тәртибенең ышанычлы ныгытмасы буларак, җәмгыятьтә бер-береңә карата хөрмәт һәм ярдәм тәрбияләү бурычы тора, - дип билгеләде Ирина Панькина.

Форум кысаларында Павел Крашенинниковның китабын тәкъдир итү булачак. Ел саен үткәрелә торган «Ел юристы» юридик премиясен тапшыру чарасы да көтелә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: