Төп вакыйга «Хокукның гуманитар миссиясе – Безнең заман юнәлеше» дип аталган "түгәрәк өстәл" булачак.
"Түгәрәк өстәл" эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, Русия юристлары ассоциациясе рәисе Сергей Степашин, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе, Русия юристлары ассоциациясе рәистәше Павел Крашенинников, Русия юристлары ассоциациясе (РЮА) идарәсе рәисе Владимир Груздев, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев
һәм башка билгеле юристлар катнашачак.
Модератор булып Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина чыгыш ясаячак.
Шулай ук "түгәрәк өстәл"гә Башкортстан юристлары, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге 15 еллык эшчәнлеге барышында 45 мең кешегә түләүсез юридик консультацияләр биргән. Шул исәптән быел 5 меңгә кеше хокукый ярдәм алган.
Аерым игътибар мәҗбүри күченүчеләр белән эшләргә юнәлтелгән. Алар өчен хокукый брошюра чыгарылды, анда Русия гражданлыгын ничек алырга икәнлеге, гражданлык, гаилә, җинаять хокукының төп моментлары аңлатылды, кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмат бирелде. РЮА юристлары вакытлыча урнаштыру пунктларында булды, күчеп килүчеләр өчен лекцияләр үткәрде.
- Гуманитар хокукый ярдәм - социаль әһәмияткә ия юнәлеш, аны халыкка киң таратырга кирәк. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар белән без качакларның зур агымын һәм кешеләрнең Русия гражданлыгын алуын, шулай ук, Русия хокукый киңлегенең бердәмлеген саклау мәсьәләләрен исәпкә алып, илнең һәм төбәкләрнең гуманитар сәясәте турында фикер алышачакбыз, - диде Андрей Назаров. - Бүгенге көндә Юристлар ассоциациясе филиаллары Башкортстанның барлык районнарында да ачык, шуңа күрә сыйфатлы юридик ярдәмне республиканың барлык халкы да алала.
Форум, шулай ук, РЮАның Башкортстан бүлегенең 15 еллык юбилеена багышланачак.
Фото: правительстворб.ру