

Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге 15 еллыгын билгели. 2010 елда республикада 2 ассоциация булса, бүгенге көндә 62 ассоциация бар.
"Бүген бездә - федераль коллегалар югары бәяли торган абруйлы ассоциация, безнең төбәк бүлеге даими рәвештә беренче урыннарны алып тора. Мин кешеләргә реаль ярдәм күрсәтә торган төбәк бүлеге хезмәткәрләренә һәм ассоциация әгъзаларына рәхмәт белдерәм. Соңгы елларда коронавирус инфекциясе, санкцияләр, махсус хәрби операция, һичшиксез, кешеләргә грамоталы юридик ярдәм кирәк икәнен раслады, - диде Радий Хәбиров.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге 15 еллык эшчәнлегендә республиканың 45 мең кешесенә бушлай юридик консультацияләр бирде. Шул исәптән 2022 елда 5 мең кешегә хокукый ярдәм күрсәтелгән.
Әлеге форумның "түгәрәк өстәл"е барышында республика Башлыгы “Русия юристлары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Степашинга Салават Юлаев орденын да тапшырды.
Фото: Валерий Шахов