+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
4 декабрь 2022, 09:04

Русия Президенты бушлай юридик ярдәм үсешенә басым ясады

Бүген Уфада “Хокук гуманитар миссиясе - безнең заман ориентиры” VIII Бөтенрусия юридик форумы кысаларында "түгәрәк өстәл" уза. "Башинформ" мәгълүмат үзәге аны актив яктырта.

Русия Президенты бушлай юридик ярдәм үсешенә басым ясадыРусия Президенты бушлай юридик ярдәм үсешенә басым ясады
Русия Президенты бушлай юридик ярдәм үсешенә басым ясады

“Без яшәгән вакыт - кешелек өчен чын сынау: болар - аерым шәхесләрне генә түгел, бөтен илне һәм икътисадны юкка чыгарырга маташу, тарихны яңадан язу омтылышлары. Күп кешеләрнең гадәти таянычлары һәм ориентирлары җимерелә. Бу яңалыклар ташкынында без, юристлар, ярдәм итә алабыз", - диде бүген VIII Бөтенрусия юридик форумының “Хокук гуманитар миссиясе - безнең заман ориентиры” "түгәрәк өстәле"ндә Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина.

"Русия Президенты Владимир Путин бушлай юридик ярдәм үсешенә басым ясады. Белемле киңәш, тәҗрибәле профессионал консультациясе турыдан-туры кеше тормышын яхшы якка үзгәртергә мөмкин. Һәм аеруча горурлык белән шуны билгеләп үтәсем килә: безнең Башкортстанда ярдәмчел юристлар саны елдан-ел арта бара.

Алар ярдәмендә безнең "түгәрәк өстәл" матур датага - бүлекнең 15 еллыгына багышланган. Безнең өлкән хезмәттәшләребезгә һәм оешма җитәкчелегенә шундый югары бәя өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук Башкортстан бүлеге юристлары командасына һәм аппаратына зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез үзегезне чын марафончылар итеп күрсәттегез!”, - диде Ирина Панькина.

 

Фото: Валерий Шахов

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас