Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибе буенча полиция начальнигы урынбасары вазыйфасын башкаручы Динар Мөхәммәтдинов хәбәр итте.
«Бәйрәм чараларында 200 меңнән артык гражданның катнашуы планлаштырыла. Барлык рәсми шәһәрчекләрдә дә көн саен җәмәгать тәртибен саклау оештырылачак, анда эчке эшләр органнарының 300 хезмәткәре катнашачак. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 2,5 меңгә якын полиция хезмәткәрен, шәхси сак предприятиеләренең 500дән артык хезмәткәрен һәм хокук саклау юнәлешендәге башка иҗтимагый берләшмәләрнең һәм оешмаларның 600гә якын вәкилен җәлеп итү, Юл-патруль хезмәте нарядын арттыру планлаштырыла. Яңа ел төнендә барлыгы 185 автопатруль составында 370тән артык юл-патруль инспекторы эшләячәк», - дип хәбәр итте ведомство вәкиле.
Динар Мөхәммәтдинов сүзләренә караганда, 6-7 гыйнварда, Раштуа бәйрәмендә, 1,4 меңгә якын эчке эшләр органы хезмәткәрен, шәхси сак предприятиеләренең 60тан артык кешесен һәм 400 җәмәгатьчелек вәкилен җәлеп итү планлаштырыла. Шулай ук юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре санын ике тапкыр арттыру каралган.
«Оператив хәл катлауланган очракта, шәхси составның көндәлек резервы каралган, алар – территориаль эчке эшләр органнарының 500гә якын хезмәткәре", - дип хәбәр итте ул.
Агымдагы елда Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре махсус комиссия утырышларында каралган. Республиканың Торак фондында янгыннарны кисәтү өчен 900дән артык профилактик төркем эше оештырылган.
Республика чыршысын уздыру аерым контрольдә тора, анда республика муниципаль районнарыннан 1000гә якын бала катнашыр дип көтелә.
Фото: башинформ