

Салаватта яшәүче ике ир зәркән салоны басарга план кора. Моның өчен алар Баймакка килеп бер фатирга урнаша һәм үзләренә кирәк кибетләрне караштыра башлый.
Ниһаять, Сибайда берсен басарга карар кылына. Ирләрнең берсе тышта кала һәм бирегә якын килүчеләрне, түбәдән кар ыргыталар дип, борып тора. Икенчесе салонган бәреп керә: кассирга пистолет белән янап, аның кулларын скотч белән урый һәм күрше бүлмәгә алып чыга, ә анда бутик директоры Виталий Климов була. Кибет хуҗасы үзен ябыштыргыч тасма белән богаулау таләпләренә хәйләкәр план белән җавап бирә, янәсе, үзем булдыра алмыйм, ярдәм кирәк. Карак Климовка якынрак килә, ул көтмәгәндә аңа ташлана. Җинаятьче куркудан ишеккә ыргыла, анда аны директор куып тота, узып баручыларны ярдәмгә чакыра һәм полиция килгәнче тотып тора.
Икенче һөҗүмче, шау-шуны ишетеп, качарга була, әмма узып баручылар полицейскийларга аның кыяфәтен сурәтли һәм ул автовокзалда кулга алына.
Кулга алынган караклар берничә зәркән салонына һөҗүм планлаштырулары турында сөйли. Сценарий да әзер була, әмма кино беренче сериясендә үк өзелә.
47 яшьлек Салават каракларына карата җинаять эше кузгатылган. Элегрәк икесе дә суд алдына баскан булган.