+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 декабрь 2022, 08:52

Сеңлесен яраткан да... үлгән

Җанын кияве кыйган. Барысына да хәмер гаеплеме?

Сеңлесен яраткан да... үлгән
Сеңлесен яраткан да... үлгән

Мәләвездә яшәүче берәү хатынының абзыйсын үтергән, алар арасында уйнаш булган.

Гаепләнүче хатыны белән арендага йорт алып яшәгән. Алар янына хатынының абзыйсы кергәләп йөргән, өйдәге эшләрдә ярдәм иткән.

Бер көнне алар өчесе хәмерле табын корган.

Табын вакытында гаепләнүче йокыга киткән, ә уянгач, аның хатынының абзыйсы белән каядыр китәргә җыенганын күргән, җитмәсә, аларның үбешеп торуын күргәне исенә төшкән.

Кияве абзыйсына кизәнгән, әмма анысы сеңлесе барыбыр үзе белән китәчәген белдергән. Шунда ир пычак алган һәм хатынының уйнашчысына берничә тапкыр кадаган.

Үтерүче 8 ел каты режимлы төрмәдә утырачак. Шулай ук, мәрхүмнең улына мораль зыян сыйфатында 600 000 сум акча түләгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: