+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 декабрь 2022, 09:09

Башы төрмәдән чыкмаячак

Пермь крае суды вузда атыш оештырган элекке студент Тимур Бекмансуровка хөкем карары чыгарган.

Башы төрмәдән чыкмаячак
Башы төрмәдән чыкмаячак

Узган елның 20 сентябрендә Бекмансуров, шома көпшәле корал алып, Пермь дәүләт университеты территориясенә килә һәм ут ача. Нәтиҗәдә, алты кешенең гомере өзелә, 20дән артык кеше яралана, тагын 37 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.

Бекмансуровны алты кешене үтерүдә, үтерергә омтылуда, шулай ук полицейскийны үтерергә маташуда, милеккә зыян салуда гаепле дип таптылар. Хөкем ителгән егет 18,3 миллион сум күләмдә әхлакый һәм матди зыян түләргә тиеш.

Прокурор Бекмансуров өчен гомерлеккә иректән мәхрүм ителү срогын сораган, чөнки ул җәмгыять өчен хәвеф белән яный.

Гаепләнүченең адвокаты исә аның яшен һәм тоткарлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән инвалидлыгын исәпкә алуны сораган. Шулай ук, медиклар бәяләмәләренә карамастан, Бекмансуров үзен сәламәт дип санамый һәм кабаттан экспертиза үткәрүне сорый.

Бекмансуров гаебен таныган. Ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Башы төрмәдән чыкмаячак
Башы төрмәдән чыкмаячак
Башы төрмәдән чыкмаячак
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: