+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
20 гыйнвар 2023, 11:40

Үсмерләр инвалид кызны җәзалаган

Ә мәктәптәге сакчы бу хәлне битараф кына күзәтеп утырган.

Үсмерләр инвалид кызны җәзалаган
Үсмерләр инвалид кызны җәзалаган

Русия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин Бурятиядә инвалид кызны даими рәвештә газаплау очрагы буенча җинаять эше кузгатырга кушты. Тиешле мәгълүмат ведомствоның мәгълүмат үзәгенең Telegram-каналында барлыкка килде.

Элегрәк социаль челтәрләрдә Мухоршибирск районының бер мәктәбендә баланы рәнҗеткән видео пәйда булган иде. Анда өч үсмернең башка сыйныфташлары алдында бер кызны кыйнавы күренә.
Комментарийларда сакчының камера аша бу хәлне күзәтеп утыруы һәм “бернинди чара күрмәве” турында язганнар. Соңрак бу баланың күрү сәләте буенча инвалид булуы билгеле була. Аның күзләренә бернинди дә физик йөкләнеш китерергә ярамаган.
Александр Бастрыкин, үз чиратында, хәлне контрольгә алган. Ведомство рәисе Бурятия Республикасы буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе Виктор Сухоруковка җинаять эше кузгатырга һәм тикшерү нәтиҗәләре турында җиткерергә кушкан.

Фото: ptzgovorit.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: