

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы полковнигы 70 очракта якынча 30 миллион сум күләмендә ришвәт алуда, вәкаләтләрен усал нияттә файдалануда һәм мөлкәт үзләштерүдә гаепле дип танылган. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе һәм республика Прокуратурасы хәбәр итә.
Мәгълүм булуынча, 2016-17 елларда Мөслимов, кыйммәтле дәвалануга түләү өчен, дип, кул астындагыларга матди ярдәм тәгаенләгән өчен ришвәт алган. 68 хезмәткәр шушы рәвешле түләүләр алган һәм Мөслимовка барлыгы 29 миллион сум акча түләгән. Моннан тыш, бүлек начальнигы үзенә матди ярдәм тәгаенләгән.
“Асылда, гаепләнүченең дә, башка хезмәткәрләрнең дә мондый түләү төрен алу өчен медицина дәлилләре булмаган, ә алынган акчаны алар шәхси ихтыяҗларында тотынган. Гаепләнүченең җинаять эшчәнлеге нәтиҗәсендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына барлыгы 58 миллион сумнан артык зыян китерелгән", – дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе.
Гаепләнүче кылынган җинаятьләрдә үзенең гаебен танымый.
Әммә суд аны каты режимлы холык төзәтү колониясендә утыру шарты белән 13 елга иректән мәхрүм иткән, 65 миллион сум штраф салган, шулай ук җиде елга дәүләт хезмәтенә алыну хокукыннан мәхрүм иткән.
Фото: РБК-УФА.